Святослав Игорь улы
Святослав Игорь улы — (туу елы билгесез - 972 яки 973 елны үлгән), Бөек Киев кенәзе (945-972), гаскәр башлыгы.
Святослав Игорь улы | |
---|---|
Бөек Киев кенәзе | |
Вазыйфада 945 – март 972 | |
Аңа кадәр | Игорь (де-факто Ольга) |
Дәвамчысы | Ярополк Святослав улы |
Новгород кенәзе | |
Вазыйфада 882 – 912 | |
Туган | 942[1] ? |
Үлгән | 972 яки 973 Днепровские пороги[d], Киев Русе |
Җефет | Предслава[d] |
Балалар | Ярополк Олег Владимир |
Әни | Ольга |
Әти | Игорь Рюрик улы |
Сугышлар/бәрелешләр | войны Святослава Игоревича[d] |
Формаль рәвештә 3 яшьтән бөек кенәз вазифасында булган, ләкин бәйсез идарәсе 964 елда гына башланган. Святослав гел яуларда булганга күрә чынында аның әнисе - Ольга Киев шәһәрендә идарә иткән.
Яулар
үзгәртү964-966 елларны кенәз Святослав вятичларны хәзәр хакимиятеннән азат иткән һәм аларны Бөек Киев кенәзлегенә буйсындырган.
960 елларда Хәзәр каһанатына каршы сугышкан, җиңгәннән соң, хәзәр башкаласын Саркыл (Саркел) шәһәрен басып алып җимергән.
968-969 елларда Дунай буе Болгары иленә, 970-970 елларда Византиягә каршы сугышкан, праваслау христиан дәүләтләренә күп зыян китергән.
Покрау бәйрәме
үзгәртүКонстантинопольга каршы яу белән баргач, Святослав бөек шәһәрне чолгап алган, һәм праваслау ривәяте буенча: Изге Ана Константинополь шәһәрен вәхши мәҗүси Святослав гаскәрләреннән каплап саклаган. Шул вакыттан праваслау чиркәве (шул исәптән Рус чиркәве) - мәҗүси рус гаскәрләреннән коткаруны - Покрау бәйрәмен бәйрәм итә.
Үлем
үзгәртүСвятослав Византияга каршы сугышканнан соң Византия һәм кыпчаклар бергәлек төзегән. Дунай буе Болгары иленә яудан кайтканда Святослав 972 елда кыпчаклар тарафыннан Днепр елгасында үтерелгән. Рус кулъязмалары[2] буенча, Курә - кыпчак башлыгы Святослав баш сөягеннән касә ясап, шул кадәхтән эчкән.
Беренче Рюриковичлар
үзгәртү- ↑ Е. К. Святослав Игоревич // Энциклопедический словарь — СПб: Брокгауз — Ефрон, 1900.
- ↑ «Повесть временных лет»
- ↑ Новгород кенәзе.
- ↑ Рюриковичлардан түгел.
- ↑ Куе төс белән күрсәтелгән Бөек Киев кенәзләре
- ↑ Рюрик нәселенең туган ботакларын нигез салучылар күрсәтелгән.
Әдәбият
үзгәртү- Рыбаков Б. А., Древняя Русь. Сказания. Былины. Летописи, [М., 1963].
Элгәре: Игорь |
Бөек Киев кенәзе 945–972 |
Аннары: Ярополк |