Дрейк бугазы
Внешний вид
Дрейк бугазы ингл. Drake Passage, исп. Pasaje de Drake | |
Дрейк бугазы Горн борыны күренеше. | |
Бәйләп тора | Тын океан, Скош диңгезе |
Илләр | Аргентина Чили Антарктида |
Киңлек | 800 км |
Иң зур тирәнлек | 5249 м |
[[commons:Category: Drake Passage Викиҗыентыкта|Дрейк бугазы]] Викиҗыентыкта |
Дрейк бугазы (ингл. Drake Passage исп. Pasaje de Drake) — Утлы Җир архипелагы һәм Көньяк Шетланд утраулары арасында урнашкан бугаз. Җир шарында исеме булган бугазалар арасында иң киңе (820—1120 километр). Атлантик океанын Тын океан белән бәйли. Озынлыгы 460 км. Тирәнлеге 5249 метрга кадәр (иң сай урыны — 276 м). Көчле бураннар була. Кышын көньяк өлеше боз белән каплана; җәен бозтаулар күп. Бугаз шул юлдан 1578 елда йөзеп үткән инглиз диңгезче һәм пират Френсис Дрейк исеме белән аталган.
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Дрейк бугазы — Зур совет энциклопедиясеннән мәкалә