Зөябаш
Зөябаш | |
Дәүләт | Россия |
---|---|
Нәрсәнең башкаласы | Старотимошкинское городское поселение[d][1] |
Административ-территориаль берәмлек | Старотимошкинское городское поселение[d], Барыш районы, Сөнгәләй өязе һәм Сембер өязе |
Сәгать поясы | UTC+03:00[2] һәм UTC+04:00[2] |
Халык саны | 3323 (2021)[3] |
Почта индексы | 433742 |
Зөябаш (Zöyabaş, рус. Старотимошкино) – Сембер өлкәсе Барыш районындагы тарихи татар авылы, хәзер ШТП.
Зөябашы шәһәр җирлегенә 4 торак пункт керә. Зөябашта 4020 кеше яши, Каңлы авылында 1835 кеше, Заречноеда 828, Смольково авылында 169 кеше. Барлыгы 6852 кеше яши, шулардан эш яшендәгеләр 2666 кеше, пенсионерлар 2198 кеше. Милли яктан күпчелекне татарлар тәшкил итә (65,2%), руслар 31,3%, башка халыклар — 3,5%.
Тарихи белешмә
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Зөябашка якынча 1660 елларда нигез салына. Башта Кече Зөянең сул ягында чуашлар тупланалар. Сул якка татарлар килеп урнаша. Авыл тиз арада зураеп, җир җитми башлый. Татарларның бер өлеше “Курмыш” ягына күчеп утыра. Поливанов боярның Акшуат авылы руслары белән низаглар чыгып тора.
Акчуриннар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1800 елда Зөябашка Пенза ягыннан кырыктартмачы Абдулла Акчурин килеп чыга. Ул йон җыю белән шөгыльләнә башлады. Йонны ерак җирләрдән китереп, Гурьевка постау фабрикына тапшыра. Акча туплап Көче Зөядә йон югычы сала. Аның эше уллары Курамша белән Абдулла кулына кала.
Сөләйман Габдулла улы (1802 — 1864), 1 нче гилдия сәүдәгәр, нәселдән күчмә шәрәфле граждан – Акчуриннардан беренче булып туган авылы Зөябашта өч катлы махсус җиһазлы постау фабрикасы төзи (1849). 1860 еллар башында фабрикада 1420 ләп кеше эшли, елына 340 мең сумлык постау җитештерелә. Аның варислары 1864 елның ахырында «Акчурин хатыны һәм уллары сәүдә йорты»н оештыра. Абыйсы Курамша Габдулла улы (1796 — 1868), 1 гилдия сәүдәгәр, нәселдән күчмә шәрәфле граждан, Сембер губернасы Гурьевка авылында (хәзер Барыш шәһәре) постау фабрикасы хуҗасы. Башта йон белән сәүдә итә. Гурьевкадагы постау мануфактурасын сатып ала, пар машиналары белән җиһазлап, эре фабрикага әверелдерә. 1853 тә Сембердә мөселманнар өчен намаз уку йортын салдыра.
1861 елда Сөләйман Акчурин фабрикында 387 станок һәм 1423 эшче исәпләнде. Ул елда 340 мең сумлык постау җитештерелде. Эш күләме зурлкыкка күрә Сөләйман Сембер губернасында тагын өч мануфактура арендалый.[4] 1900 елда Зөябашта 1100 хуҗалыкта 6843 кеше яшәде. 5 мәчет, 6 мәдрәсә, волость идарәсе, почта-телеграф бүлекчәсе, хастаханә, 2 постау фабрикасы эшли.
1918 елда фабриканы яңа хакимият тартып ала. 1924 елдан ул III Интернационал исемен йөртә. 1995 елда фабрика акционерлык җәмгыяте АООТ "Свияга" итеп үзгәртелә. Әле фабриканың бер генә цехы сафта.
Мәгариф
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1871 елда мәчет каршында Акчуриннар мәктәп ачалар. 1874 елда Илья Ульянов тырышлыгы белән руслар һәм чуашлар өчен рус телле мәктәп ачылды.
Әле Зөябаш мәктәбендә 340 бала укый. Татар теле укытылмаса да, татар мәдәнияте музее эшли.
Архитектурасы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Зөябашта Акчуриннар төзеп калдырган шактый тарихи биналар саклана. Акчуриннар Зөябашта 7 мәчет төзиләр. Шуларның икесе әледә сакланган. Берсе совет заманында да эшләп торган. Акчуриннар утарында элек хастаханә булган. Ул ябылгач, биналар хуҗасыз тора. Шул ук нәрсә Шакулов мәктәбенә карый. Анда урнашкан хастаханә ябылгач, ул бина да буш тора.
Алда үтеп кителгән биналар белән бергә фабрика биналары да мәдәни истәлекләр исемлегендә тора.
Танылган шәхесләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Акчуриннар
- Зөһрә Акчурина, беренче татар хатын-кыз журналисты.
- Хәдичә Акчурина, татар хатын-кызларыннан югары белемле беренче рәссам-график.
- Габдрахман Мангушев (1887-1919), Сәйяр труппасы артисты
- Бәкер Белоусов (2.5.1897-13.6.1920) – 1нче Татбригада хәрби комиссары
- Хәмзә Богданов (1904-83)
- Али Абдрезаков (1912-92)
- Абдулхак Умеркин (1917-82)
- Камил Мангушев, Ишембай нефтен ачучы галим.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ ОКТМО
- ↑ 2,0 2,1 Федеральный закон от 09.03.2016 № 69-ФЗ — 2016.
- ↑ Итоги Всероссийской переписи населения 2020 года (по состоянию на 1 октября 2021 года)
- ↑ Акчуриннар. // Татар энциклопедиясе. Казан, 2008., archived from the original on 2016-03-04, retrieved 2021-08-16