Морат Әвәзов
Морат Әвәзов каз. Мұрат Әуезов | |
---|---|
Туган телдә исем | Морат Мохтар улы Әвәзов |
Туган | 1 гыйнвар 1943 (81 яшь) Казакъ ССР, Җамбыл өлкәсе, Мерке |
Үлгән | 14 июнь 2024[1] (81 яшь) Казакъстан, Алматы |
Милләт | чала казакъ[2] |
Ватандашлыгы | СССР Казакъстан |
Әлма-матер | Институт стран Азии и Африки[d] |
Һөнәре | кытай теле белгече, илче |
Балалар | улы Магҗан, кызы Зифа |
Ата-ана |
|
Бүләк һәм премияләре | Казакъстанның атказанган эшлеклесе (2001) |
Гыйльми дәрәҗә: | филология фәннәре кандидаты[d] |
Морат Әвәзов, Морат Мохтар улы Әвәзов (каз. Мұрат Мұхтарұлы Әуезов; Mūrat Mūhtarūly Äuezov, 1943 елның 1 гыйнвары, СССР, Казакъ ССР, Җамбыл өлкәсе, Мерке ― 2024 елның 14 июне, Казакъстан, Алматы) — кытай теле белгече, 1нче класслы Гадәттән тыш һәм Вәкаләтле илче (1992), бәйсез Казакъстанның Кытайдагы беренче илчесе (1992-1995), «Мохтар Әвәзов фонды» иҗтимагый фонды президенты (2008 елдан). Казакъстанның атказанган эшлеклесе (2001). Казакъстан язучылар берлеге, Казакъстан кинематографистрар берлеге әгъзасы. Казакъстанның ПЕН-клубы әгъзасы. Мәдәният, тарих, сәясәткә багышланган 300дән артык хезмәте басылган.
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1943 елның 1 гыйнварында Казакъ ССР Җамбыл өлкәсе Мерке шәһәрендә туган. Әтисе Мохтар Әвәзов (1897-1961), казакъ әдәбияты классигы, әнисе Фатыйма Габитова (1903-1968), мөгаллимә.
Ата-анасы сәяси золымга эләгеп, аларга карата репрессияләр башлангач, әнисе, балаларын алып, Җамбыл өлкәсе Мерке шәһәренә күчеп китә. Шунда сөргендә вакытта Морат туа. 1949 елда гаилә Алматыга кайта.
Мәскәү дәүләт университеты каршындагы көнчыгыш телләре институтының кытай филологиясе бүлеген (1965), ССРБ ФА дөнья әдәбияты институтында аспирантура (1969) тәмамлый. «Хәзерге казакъ әдәбиятының милли үзенчәлек проблемалары» (рус. Проблемы национального своеобразия современной казахской литературы) темасына филология фәннәре кандидатлыгына диссертация яклый (1969).
Вафаты
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]2024 елның 14 июнендә озакка сузылган каты авырудан соң 82нче яшендә вафат булган[3][4].
Хезмәт юлы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1965-1966 ССРБ ФА Азия һәм Африка институты стажер-тикшеренүчесе.
- 1969-1977 Алматыга әйләнеп кайткач, Казакъ ССР ФА фәлсәфә һәм хокук институтында кече һәм өлкән гыйльми хезмәткәр булып эшли.
- 1977-1980 Казакъ ССР язучылар берлеге әдәби киңәшчесе.
- 1980-1982 Казакъ ССР тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне саклау җәмгыяте үзәк шурасы бүлек мөдире.
- 1982-1988 «Казакъфильм» киностудиясенең баш мөхәррире, сәнгать җитәкчесе .
- 1988-1989 Казакъ ССР язучылар берлеге каршындагы тәрҗемәләр һәм әдәби бәйләнешләр буенча баш редколлегия рәисе.
- 1989-1990 «Невада-Семей» халыкара атом-төш коралына каршы хәрәкәт вице-президенты.
- 1992, декабрь - 1995, март Казакъстанның Кытайдагы (беренче) илчесе[5]
- 1995, октябрь - 1998 «Мир» телекомпаниясенең Казакъстандагы сәнгать җитәкчесе.
- 1998 Алматы өлкәсе мәгълүмат һәм иҗтимагый татулык идарәсе башлыгы.
- 1998-1999 Мохтар Әвәзов музей-йортының әйдәүче фәнни хезмәткәре.
- 1999, декабрь – 2003, июль «Сорос-Казакъстан» фонды башкаручы директоры, президенты.
- 2003, июль - 2007, август Казакъстан Республикасы милли китапханәсенең генераль директоры.
- 2007 елдан «Мохтар Әвәзов Фонды» президенты.
Иҗтимагый эшчәнлеге
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1963-1969 «Жас Тұлпар» (тат. Яшь тулпар) яшьләрнең формаль булмаган хәрәкәтен оештыручы һәм лидерларының берсе.
- 2001 «Иҗтимагый яклау» иҗтимагый фонды учредительләренең берсе.
- 2003 «Планетарное око» фестивале (Бишкәк) президенты.
- «Рух-Мирас» иҗтимагый берләшмәсе президенты.
- 2005 Алматы культурологлары форумы рәисе.
- 1990-1991 Казакъ ССР югары шурасы депутаты.
- 1991-1992 Казакъстан югары шурасы комитеты рәисе.
- 1996-1999 «Азамат» фиркасенең рәистәше.
Гаилә хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Беренче хатыны Хорлан Рәхимбәк кызы (МДУда укыганда танышалар). Кызлары Зифа.
- Икенче хатыны Зөһрә (Зауре). Улы Магҗан
- Өченче хатыны Тамара.
Мин әле дә әниемнең мәхәббәтен тоям, аның җылысын сизәм. Әни турында уйлау да, йөрәк хәтере белән хәтерләү дә миңа көч бирә М. М. Әвәзов әнисе Ф. Габитова турында
Бүләкләре,мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 2001 Казакъстанның атказанган эшлеклесе
- 2006 «Хөрмәт» (каз. Qurmet) ордены (Казакъстан)
- 2011 «Парасат» ордены (Казакъстан)
- ЮНЕСКО медале — Бөек Ефәк Юлын тикшерү һәм яңартуга керткән хезмәте өчен.
- Луисвилл (АКШ),Фонтенбло (Франция), Мерке (Казакъстан) шәһәрләренең шәрәфле ватандашы [6].
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ https://www.azattyq.org/a/32993504.html
- ↑ Әнисе Фатыйма Габитова татар милләтеннән
- ↑ Скончался Мурат Ауэзов. Tengrinews.kz, 14.06.2024
- ↑ Умер Мурат Ауэзов. informburo.kz, 14.06.2024(рус.)
- ↑ ТheNews.kz сайтында(үле сылтама)
- ↑ IPPOKRENA фәнни-популяр онлайн-басмасы, archived from the original on 2019-02-07, retrieved 2016-11-12
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- М.М. Ауэзов. Уйти, чтобы вернуться. Алматы: Жибек жолы, 2011[1].
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Ауэзов Мурат Мухтарович(үле сылтама)(рус.)
- Казакъ язучылары. Морат Әвәзов(үле сылтама)(рус.)