2 меңьеллык
Внешний вид
(II меңьеллык битеннән юнәлтелде)
Икенче меңьеллык — милади тәкъвим буенча безнең эрадагы 1001 елының 1 гыйнварыннан башланган һәм 2000 елының 31 декабренә беткән вакыт арасы.
Кешелек өчен, үткән меңьеллыклар белән чагыштырганда, икенче меңьеллык иң эре социаль үсеше һәм техник күтәрелеше белән сыйфатланган. Шул үк вакытта кешелек үткән меңьеллыкларның тынычлыгыннан чыкты да һәм, безнең көнгә кадәр сузылган, һаман да дәвам итә торган, демографик шартлау булып чыкты.
Икенче меңьеллыкның тарихи заманалары
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1001-1300: Югары Урта гасырлар
- 1300-1500: Соң Урта гасырлар (Американы ачу)
- 1500-1640: Яңа вакытының I чоры
- 1640-1918: Яңа вакытының II чоры (Беренче бөтендөнья сугышының ахыры)
- 1918-1945: Иң яңа вакытның I чоры (Икенче бөтендөнья сугышының ахыры)
- 1945 елдан башлап: Иң яңа вакытның II чоры
Төп вакыйгалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1054 ел — Бөек ярылу
- 1066 ел — Норманар Англияны яулап алуы
- 1096—1291 еллар — Тәре яулары
- 1206—1260 еллар — Монголлар яулап алуы
- 1400—1500 еллар — Аурупада үзәкләштерелгән дәүләтләр ясалуы
- 1420—1580 еллар — Ренессанс
- 1453 ел — Константинопольның егылуы
- 1492 ел — Американы ачу, колониализм эпохасы башлануы
- 1517—1648 еллар — Реформация
- 1640—1649 еллар — Инглиз инкыйлабы
- 1750—1900 еллар — Сәнәгый инкыйлабы
- 1775—1783 еллар — АКШ бәйсезлеге өчен сугыш
- 1789—1799 еллар — Бөек француз инкыйлабы
- 1914—1918 еллар — Беренче бөтендөнья сугышы
- 1917 ел — Февраль һәм Октябрь инкыйлаблары
- 1922 ел — ССРБ-ның барлыкка килүе
- 1939—1945 еллар — Икенче бөтендөнья сугышы
- 1961 ел — Идарәле космик очу
- 1962 ел — Кариб кризисы
- 1991 ел — ССРБ-ның таркалуы
Мөһим шәхесләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Вилһелм I Илбасар — Англияны яулап алучы
- Сәләхетдин Әюби — Икенче Тәре яуларында тәре йөртүчеләрне җиңгән Мисыр һәм Сүрия солтаны
- Чыңгызхан — үз гаскәрләре белән Кытай, Урта Азия җирләрен басып алган. Монгол империясен нигезли һәм аның беренче каһаны була
- Аксак Тимер — җиһангир, Урта Азия монгол дәүләте әмире
- Дмитрий Донской — Куликово сугышында җиңгән Владимирның бөек кенәзе һәм Мәскәүнең кенәзе
- Жанна д’Арк
- Иоганн Гутенберг — матбагачылыкны уйлап чыгаручы
- Мартин Лютер — христиан дине белгече, Тәүрат китабын алман теленә төп тәрҗемәче. Аның хөрмәтенә протестантизмның бер юнәлеше Лүтеранлык дип аталган
- Иван IV Явыз — Россия патшалыгының беренче патшасы
- Христофор Колумб — Американы ачкан испан диңгезчесе һәм сәяхәтчесе
- Леонардо да Винчи — бөек итальян рәссамы, сынчы, архитектор, галим, инженер. «Универсаль кеше» төрнең якты үрнәге
- Оливер Кромвель
- Исаак Ньютон — инглиз физигы, математигы һәм астрономы. Классик физикага нигез салучылардан берсе. Тартылу кануннарын ачкан кеше
- Петр I — реформатор һәм Россия империясенең беренче императоры
- Джордж Вашингтон — АКШ-га нигез салучы һәм аның беренче президенты
- Наполеон I Бонапарт — 1804–1815 елларда Франция императоры. Француз хәрби җитәкчесе һәм дәүләт эшлеклесе, бүгенге француз дәүләтенә нигез салучы
- Александр II — Романовлар династиясеннән Россия императоры, бөек реформатор
- Владимир Ленин — Россия империясе һәм ССРБ-ның сәясәт һәм дәүләт эшлеклесе, инкыйлабчы, большевиклар фиркасен нигезләүче. ССРБ-га нигез салучы
- Иосиф Сталин — совет сәясәт һәм җәмәгать эшлеклесе, ССРБ җитәкчесе, совет диктаторы
- Альберт Эйнштейн — танылган галим, заманча теоретик физикага нигез салучыларның берсе, Физика буенча Нобель премиясе лауреаты, җәмәгать эшлеклесе
- Франклин Рузвельт — АКШ-ның 32-нче президенты, ХХ гасырдагы иң күренекле ил башларының берсе, дөньяның икътисади кризисы һәм Икенче бөтендөнья сугышы вакытында АКШ белән идәрә иткән
- Адольф Гитлер — национал-социализмга нигез салучы, Өченче рейх тоталитар диктатураның нигезчесе, Милли-социалистик алман эшчеләр фиркәсенең җитәкчесе, Алманиянең фюреры
- Юрий Гагарин — тарихта космоска очкан беренче кеше
- Нил Армстронг — Айга аягы баскан беренче кеше