Эчтәлеккә күчү

Зыя Мансур

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Зыя Мансур latin yazuında])
Зыя Мансур
Туган 17 декабрь 1916(1916-12-17)
Башкортостанның Дүртөйле районы Җитембәк авылы
Үлгән 11 ноябрь 1965(1965-11-11) (48 яшь)
Казан, РСФСР, СССР
Милләт татар
Һөнәре шагыйрь
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе

Зыя Мансур — күренекле татар шагыйре.

1916 елның 17 декабрендә Башкортстанның Дүртөйле районы Җитембәк авылында крестьян гаиләсендә туа. 1937 елдан аның мөстәкыйль хезмәт юлы башлана. Ул Дүртөйле район газетасы Ярыш редакциясенә эшкә урнаша һәм анда башта корректор, аннары әдәби хезмәткәр вазифаларын башкара. 1939 елда армиягә алынып, ул сугышның башыннан ахырына кадәр фронтта була, берничә мәртәбә яралана, сугыштагы батырлыклары өчен орден һәм медальләр белән бүләкләнә.

Сугыш беткәч, Зыя Мансур туган якларына әйләнеп кайта һәм Дүртөйле район үзәгендә радиотапшырулар дикторы һәм Илеш район мәдәният йорты директоры булып эшли. 1949 елда Казан дәүләт университетының филология факультетына укырга керә, әмма сугыш кырында какшаган сәламәтлеге аңа укуын тәмамларга мөмкинлек бирми, һәм ул ике елдан соң Татарстан радиокомитетына эшкә урнаша, аннары «Чаян» журналы редакциясендә әдәби хезмәткәр була, ә 1956 елдан профессиональ язучылыкка күчә.

Әдәби иҗат эшенә Зыя Мансур сугыш елларында керешә. Бу эшкә аны байтак дәрәҗәдә фронтта күргән-кичергәннәре, чорның һәм үзенең патриотик хисләрен шигырь белән чагылдыру теләге этәрә.

Сугыштан кайткач, аның иҗат итү теләге бермә-бер көчәя. Һәм ул үзен бөтен барлыгы белән шушы эшкә багышлый. Матбугат битләрендә актив чыгыш ясау белән бергә, 1950 елда аның "Язгы ташкыннар" исемле беренче җыентыгы дөнья күрә. Аннары укучылар бер-бер артлы Зыя Мансурның "Казан җыры", "Ләйсән", "Уйланулар", "Озын Колак баласы Елак-Мылак", "Май җыры", "Кырлар сулышы", "Ак розалар", "Этаплар китабы", "Үрләргә күңелем гашыйк" һәм башка шигырь китаплары белән танышалар.

Лирика белән беррәттән, Зыя Мансур юмор-сатира һәм балалар поэзиясе өлкәсендә дә актив эшләде. Әмма сәламәтлегенең елдан-ел начарлана баруы аңа бөтен иҗат планнарын тормышка ашырырга мөмкинлек бирмәде. Ул әле җиң сызганып иҗат итәр вакытында, 48 яшендә, 1965 елның 11 ноябрендә дөньядан китеп барды. Иҗат гомере кыска булса да, ул татар шигъриятендә якты эз калдырып китте.