Эчтәлеккә күчү

Кадмий

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кадмий latin yazuında])
КөмешКадмий / Cadmium (Cd) Индий
Атом номеры 48
Матдәнең тышкы күренеше
Атомның үзлекләре
Атом массасы
(моляр масса)
112,411 (8) а. м. б. (г/моль)
Атом радиусы пм
Ионлаштыру энергиясе
(беренче электрон)
кДж/моль (эВ)
Электрон конфигурациясе
Химик үзлекләре
Ковалент радиусы пм
Ион радиусы пм
Электр тискәрелеге
(Полинг буенча)
Электрод потенциалы
Оксидлашу дәрәҗәсе
Матдәнең термодинамик үзлекләре
Тыгызлык 8,64 г/см³
Моляр җылы сыешлыгы Дж/(K·моль)
Җылы үткәрүчелек Вт/(м·K)
Эрү температурасы K
Эрү җылылыгы 321 кДж/моль
Кайнау температурасы 765 K
Парга әйләнү җылылыгы кДж/моль
Моляр күләм см³/моль
Матдәнең кристаллик рәшәткәсе
Рәшәткә төзелеше
Рәшәткә параметрлары Å
Дебай температурасы K

Кадмий (лат. Cadmium, Cd) — Менделеевның периодик таблицасының 5 период, 12 төркем элементы. Тәртип номеры - 48. Cd символы белән билгеләнә (лат. Cadmium). Ялтыравыклы йомшак, җиңел чүкелүчән, сузылучан металл.

Кадмий элементының символы - Cd (Кадмий дип укыла).

Эрү t 321,1°С, кайнау t 766,5°С, тыгызлыгы 8650 г/см3. К. — гадәттән тыш үткәргеч, диамагнит. Дымлы һавада саклаучы оксид плёнкасы белән каплана, бүлмә температурасында органик булмаган кислоталар, галогеннар белән үзара тәэсир итешә. Кадмий парлары һәм аның берләшмәләре агулы, тынны буа, костыра, нерв системасын фалижлый (ПДК 0,1 мг/л).

Немец профессоры Ф. Штромейер тарафыннан 1817 елда ачыла.

Атамасының тарихы

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Штромейер аны Германиядә табылган цинк рудасы буенча грекча атамасы белән атаган— καδμεία. 1817 елда ачылган булган. Тора-бара борынгы грек мифологиясе герое Кадм истәлеге белән атала.