Эчтәлеккә күчү

Мирмөхсин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мирмөхсин latin yazuında])
Мирмөхсин
үзб. Мирмухсин, Mirmuhsin

Тугач бирелгән исеме: үзб. Мирмухсин Мирсаидов
Туу датасы: 3 май 1921(1921-05-03)
Туу урыны: РСФСР, Төркистан АССР, Ташкент
Үлем датасы: 3 февраль 2005(2005-02-03) (83 яшь)
Үлем урыны: Үзбәкстан, Ташкент
Ватандашлык: РСФСР байрагы РСФСР
ССБР байрагы СССР
Үзбәкстан байрагы Үзбәкстан
Эшчәнлек төре: язучы, шагыйрь, журналист
Юнәлеш: шигърият, проза
Жанр: поэма, повесть, роман
Иҗат итү теле: үзбәк
Дебют: «Тугрылык» (үзб. Садокат, 1943)
Бүләкләр: Ленин ордены Хезмәт Кызыл Байрагы ордены Халыклар дуслыгы ордены «Хөрмәт Билгесе» ордены «Хөрмәт Билгесе» ордены «Эл-юрт хурмати» ордены (1998)
Үзбәкстан ССРның халык язучысы (1981)Үзбәк ССРның Хәмзә исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты (1974)

Мирмөхсин, тулы исеме Мирмөхсин Мирсәидов (үзб. Mirmuhsin Mirsaidov, Мирмухсин Мирсаидов; 1921 елның 3 мае, РСФСР, Төркистан АССР, Ташкент2005 елның 3 феврале, Үзбәкстан, Ташкент) ― үзбәк совет шагыйре, язучы, мөхәррир, журналист. Үзбәкстан ССРның халык язучысы (1981). Үзбәк ССРның Хәмзә исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты (1974). «Шәрык йолдызы», «Муштум», «Гулистон» журналларының баш мөхәррире[1].

1921 елның 3 маенда РСФСР составында булган (1918–1924 елларда) Төркистан АССР башкаласы Ташкентның Кесаккурган мәхәлләсендә (үзб. Kesakqoʻrgʻon mahallasi) чүлмәкчеләр гаиләсендә туган.

Иске шәһәрнең 1нче мәктәбен, Ташкенттагы педагогика институтының[d] тел һәм әдәбият факультетын тәмамлаган (1941)[2].

Хезмәт эшчәнлеген урта мәктәптә үзбәк теле һәм әдәбияты укытучысы булып башлаган. Аннары Үзбәкстан радиосы мөхәррире булган, республика газета-журналлары редакцияләрендә эшләгән, Үзбәкстан Язучылар берлегендә сәркатип вазыйфасын башкарган. 20 ел «Шарқ юлдузи» һәм 10 ел «Муштум»[d] , «Гулистон»[d] журналлары баш мөхәррире, «Қизил Ўзбекистон» (хәзерге «Ўзбекистон овози»[d]) газетасында бүлек мөдире булып эшләгән[2].

2005 елның 3 февралендә 84нче яшендә вафат булган[3].

Матбугатта әсәрләре 1936 елдан басылып килә. «Тугрылык» (үзб. Садокат) исемле беренче шигырьләр җыентыгы 1943 елда басылып чыккан. Сугыштан соңгы елларда Үзбәкстан мамыкчыларының героик хезмәте турында «Оста Гияс» (Уста Гиёс), «Яшел кышлак» (Яшил кишлок), аннан соң «Карендәшләрем» (Кариндошларим), «Ширак» (Широк), «Онык» (Набира) һәм башка поэмаларын иҗат иткән[2].

Мәскәүдә «Ферганская весна», «Стихотворения и поэмы», «Лирические строки» һ.б. җыентыклары дөнья күргән. 1957 елда аның күпьеллык хезмәте ― «Зияд һәм Әдибә» (Зиёд ва Адиба) исемле шигырь белән язылган романы басылып чыккан. Мирмөхсин яхшы романнар авторы буларак та танылган. Хәзерге Үзбәкстан тормышы турында «Корыч коючы улы» (Дегрез угли, 1972), «Чаткал юлбарысы» (Чоткол йулбарси, 1977) кебек романнар, «Зодчий» (1974), «Тимур Мәлик» (1985) кебек тарихи романнар язган. Соңгырак әсәрләргә «Елан үче» (Ilon oʻchi, 1995) һәм «Туран мәликәсе» (Turon malikasi, 1998) керә[2].

Балалар өчен дә уннан артык китап язган. Аерым алганда, «Йолдызлар» (Улдузлар, 1949), «Лалә» (Лола), «Слива белән өрек» (Гилос ва урик, 1952) хикәяләр җыентыклары чыккан. Әдипнең балалар өчен язган кайбер әсәрләре рус теленә тәрҗемә ителгән[2].

А. Пушкин, Т. Шевченко, В. Маяковский, Н. Тихонов һ.б. шигырьләрен үзбәк теленә тәрҗемә иткән[2]. Әсәрләре рус, украин, казакъ, инглиз, кыргыз, гарәп һәм башка телләрдә басылып чыккан [4].

  • Шигъри җыентыклары: «Тугрылык» (1945), «Ватандашлар» (1953), «Йөрәк һәм фәлсәфә» (1963) һ.б.
  • Поэмалар: мамык үстерүчеләр турында «Оста Гияс» (1947), «Яшел кышлак» (1948), «Карендәшләр» (1953).
  • Шигырь белән язылган роман: халыклар дуслыгы һәм сугыштан соңгы төзелеш темасына «Зияд белән Әдибә» романы (1957), «Җәмилә» повесте (1957).
  • Тарихи повестьлар: «Ак мәрмәр» (Ок мармар), 1957; «Кәнизәк» (Канизак), 1962; «Төнге яшеннәр» (Тунги чакмоклар)[5], 1964) һәм тарихи романнар («Төзүче», 1974; «Хөҗәнт ныгытмасы: Тимур Мәлик», 1985).
  • Романнар: эшче сыйныф турында «Чыныгу» (Тобланиш), 1нче китап, 1964) һәм «Корыч коючы улы» (Дегрез угли, 1972), үзбәк зыялыларының аякка басуы турында «Өмет» (Умид, 1969) [6].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
  1. Sovet davri adabiyoti (20 asrning 30-80 yillari). O'zbekiston jannatmakon o'lka(үзб.)
  2. 2,0 2,1 2,2 2,3 2,4 2,5 2,6 Ёрмамат Рустамов. Мастер эпического слова. Самаркандский вестник, 04.05.2021(рус.)
  3. Мирмухсин (1921―2005). ziyouz.uz, 05.09.2012(рус.)
  4. Mirmuhsin tarjimai hol. Romanlari, hikoyalari, qissalari, dostonlari(үзб.)
  5. Мирмухсин Мирсаидов. Молнии в ночи
  6. Мирмухсин. Большая российская энциклопедия(рус.)