Очып менү
Внешний вид
Очып менү яки очып күтәрелү [1] (tat. lat. Oçıp menü(үле сылтама) ) - очу аппараты яки фауна вәкиле (бөҗәк, кош, ярканатлар) очыш хәленә күчеше.
Күтәрү көче объект авырлыгыннан күбрәк булган очракта объект очып менеп була.
Очкыч очып менү
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Очкыч күтәрелеп китү өчен җирдән бару яки йөгерү чоры. Күчеш биеклегендә тәмамлана.
- Махсус исәпләнгән тизлектә V1 - карарны кабул итү тизлегендә очып менү имин төстә тукталып була һәм очкыч очып менү-төшү юлында туктала.
- V1 зуррак тизлектә очкыч очып менәргә тиеш, соңрак кирәк булса очып утырып була.
- Очып менү алдыннан күтәрү көче арттырыр өчен пилот арткы канаткайларны һәм алгы канаткайларны исәпләнгән торышына чыгара. Шушы йөгерү озынлыгын киметә һәм әзрәк тизлектә менеп була.
- Авиадиспетчер рөхсәт иткәннән соң двигательләр очып менү хәленә урнаштырыла.
- Җирдә очкыч шасси белән йөртелә.
- Очып менү тизлегенә ирешеп, пилот штурвалны үзенә тарта, һөҗүм почмагын арттыра.
- Очкыч борыны күтәрелә, соңрак бөтен очкыч очып менә.
- Туры каршылыкны киметер өчен 5 м зуррак биеклектә шасси һәм чыгарылган фаралар җыеп алыналар.
- Эзлекле рәвештә алгы канаткайлар һәм арткы канаткайлар җыеп алына.
- Күчеш биеклегендә пилот стандарт басым -760 мм тер. баг. урнаштыра.
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Авиация: Энциклопедия / Гл. ред. Г. П. Свищёв. — М.: Большая Российская энциклопедия, 1994. — 736 с. — ISBN 5-85270-086-X
- В. В. Ершов — «Раздумья ездового пса»