Эчтәлеккә күчү

Равил Бикбаев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Равил Бикбаев latin yazuında])
Равил Бикбаев
Рауил Бикбаев
Туган телдә исем Равил Төхфәт улы Бикбаев
Туган 12 декабрь 1938(1938-12-12)
СССР, РСФСР, Ырынбур өлкәсе, Переволоцкий районы, Югары Кунакбай
Үлгән 23 апрель 2019(2019-04-23) (80 яшь)
РФ, БР, Уфа
Күмү урыны Уфа мөселман зираты
Милләт башкорт
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Һөнәре язучы, әдәбият галиме
Бүләк һәм премияләре Салават Юлаев премиясе (1989)
Салават Юлаев ордены (2000)
Хөрмәт ордены (2009)

 Равил Бикбаев
Рауил Бикбаев
Викиҗыентыкта

Равил Бикбаев, Равил Төхфәт улы Бикбаев (баш. Рауил Төхвәт улы Бикбаев, 1938 елның 12 декабре, СССР, РСФСР, Ырынбур өлкәсе, Переволоцкий районы, Югары Кунакбай2019 елның 23 апреле, РФ, БР, Уфа) — язучы, тәрҗемәче, әдәбият галиме. Салават Юлаев премиясе лауреаты (1989). БР халык шагыйре (1992). БР Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты, комитет рәисе.

Равил Бикбаев

1938 елның 12 декабрендә Ырынбур өлкәсе Переволоцкий районы Югары Кунакбай авылында туган.

Габдрәфыйк авылында җиделлык мәктәпне (1953), Ак-Болак педагогика укуханәсен (1956), Уфада дәүләт университетын (1962), Уфада Тарих, тел һәм әдәбият институтында аспирантура (1965) тәмамлый. «Хәзерге башкорт поэмасы» темасына кандидатлык (1966), докторлык (1996) диссертацияләре яклый.

Тарих, тел һәм әдәбият институтында гыйльми хезмәткәр булып эшли.

1995 елдан БР язучылар берлеге идарәсе рәисе. 2009 елдан БР ФА мөхбир—әгъзасы.

Беренче шигырьләрен университетта укыганда яза. 1957 елдан әсәрләре республика матбугатында басыла башлый. Беренче поэмасы – сугыш темасына багышланган «Вокзал» (1962) поэмасы «Агыйдел» журналында чыга. Беренче китабы – «Дала офыклары» (1964). Аның поэзиясенә туган халкының тарихи язмышы һәм бүгенгесе турында тирән уйланулар хас.[1]

Шагыйрьлек эшен әдәбият фәне белән тыгыз бәйләп алып бара. Поэзиянең теоретик мәсьәләләрен өйрәнә. «Заманыбызның поэтик елъязмасы» дигән хезмәте чыкты. Шәехзадә Бабичка багышланган монография (1981) язды. 30 шигырьләр, фәнни китабы басылган.[2]

Р. Бикбаев тәрҗемә белән дә шөгыльләнә.

1994 елда Казанда «Сак-Сок» поэмалар китабы нәшер ителде.

  • Дала офыклары (1964)
  • Кош юлы (1976)
  • Лирика (1971)
  • Гомер уртасы (1976)
  • Сөенче (1979)
  • Җирем балкышы (1982)
  • Халкыма хат (1982)
  • Буразналар (1985)
  • Язмышым (1988)
  • Сусадым – сулар бирегез (1989)
  • Базар балтасы (1993)

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
  1. В. Әхмәдиев. Шагыйрьнең гражданлык йөзе. Ағиҙел, 1981, № 4.
  2. Г. Хөсәенов. Шагыйрьләр китабында әдәби портрет. Уфа, 1981.
  3. Р. Солтангәрәев. Шагыйрьнең өстенлеге. Кызыл таң, 1989, 3 март.
  1. Совет Башкортстаны язучылары (биобиблиографик белешмәлек). Уфа, 1988.
Башкортостан Республикасының Әхмәтзәки Вәлиди исемендәге Милли китапханәсенең электрон бүлегендә
башка чыганаклар