Эчтәлеккә күчү

Салкын Чишмә (Төги авыл җирлеге)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Салкын Чишмә (Төги авыл җирлеге) latin yazuında])
Салкын Чишмә
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Төги авыл җирлеге[d][1]
Map

Салкын Чишмә (рус. Холодный Ключ) ― Татарстанның Зәй районы Төги авыл җирлегенә караучы, юкка чыгу стадиясендәге торак пункт (авыл)[2]. 2012 елдан авылда даими яшәүче юк[3][4].

Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-11.2 °C -11.1 °C -5.8 °C 4.3 °C 13.3 °C 18.6 °C 20.4 °C 17.6 °C 12 °C 4.2 °C -5.1 °C -10.5 °C 3.9 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[5]. Уртача еллык һава температурасы 3.9 °C.[6]

Авыл Чишмә бассейны Батрас елгасының сулъяк кушылдыгы Салкын Чишмә инеше буенда, Зәй тимер юл станциясеннән көньяк-көнбатышка 30 км ераклыкта, Зәй ― Төги автомобиль юлыннан 1,5 км эчтәрәк урнашкан [7]. Координаталар: киңлек 55.166382, 51.753556[8].

Халык саны[4][7]
1938 1949 1958 1970 1979 1989 1993 2002 2012
152 109 92 46 21 10 4 0 0

Төп халык – руслар.

Авылга 1927 елда Олы Батраста чыккан янгында авылның яртысы (50 дән артык йорт һәм хуҗалык) янып беткәннән соң, күченеп утырган крестьяннар нигез салган. Йортлары янган 36 гаилә Салкын Чишмә инеше буендагы җирләрдә яңадан нигез салырга ризалаша. Авылга исем инеш исеменнән алып куелган. Беренче күчеп утыручылар тарихта билгеле: И. Тихонов, Г. Ерундов, Д. Ерундов, Н. Мельников һ. б.

1927 елдан авыл Татарстан АССР Чаллы кантоны Зәй волосте, 1930 елның 10 августыннан – Акташ, 1944 елның 19 февраленнән – Ямаш, 1956 елның 7 декабреннән – Акташ, 1959 елның 26 мартыннан – Зәй, 1963 елның 1 февраленнән – Әлмәт, 1972 елның 1 ноябреннән Зәй районнары составында [4].

Күмәк хуҗалыклар төзү башлангач, 1931 елда авылда «Красный двигатель» колхозы оештырыла (беренче рәисе Я. Александров).

Бөек Ватан сугышы елларында (1941―1945) фронтка авылдан киткән 9 кеше әйләнеп кайтмаган (һәлак була яисә хәбәрсез югала, шул исәптән колхозның беренче рәисе Я. Александров)[3] .

Күмәк хуҗалыкларны эреләндерү башлангач, 1951 елның апрелендә «Красный двигатель» (Салкын Чишмә), «Красная Зорька» (Водоохранный), «Пятилетка» (Соколка), «Товарищ» (Новая) авыл хуҗалыгы артельләрен районның «Энгельс» күмәк хуҗалыгына (Алексеевка) кушалар [9][10]. 1959 елда Энгельс исемендәге күмәк хуҗалык (Алекссевка) «Пролетарий» (Төги) колхозы белән кушыла, Энгельс исемен соңрак 10 авылны, шул исәптән Салкын Чишмәне, берләштерүче «Рассвет»ка алыштыралар (үзәге Төги авылы) [11]. Эреләндерелгән колхозларның беренче рәисләре булып И. П. Маланкин, Н. Я. Бабатов эшли.

1993 елда 2 хуҗалыкта 4 кеше яшәгән. 2012 елдан авылда даими яшәүче юк.

  • Холодный Ключ, поселок Тюгеевского сельского совета. // Заинская энциклопедия (гл. редактор-составитель В. С. Малахов). К.: Издательство «Реноме», 1994. – С. 246.
  1. ОКТМО
  2. Исчезнувшие села и деревни Республики Татарстан. Заинский район, archived from the original on 2021-09-04, retrieved 2021-09-24 
  3. 3,0 3,1 Тюгинское сельское поселение. О поселении. 2021 елның 29 август көнендә архивланган. Зәй районы рәсми порталы
  4. 4,0 4,1 4,2 Салкын Чишмә. Tatarica. Татар энциклопедиясе
  5. World Map of the Köppen-Geiger climate classification, Institute for Veterinary Public Health, University of Veterinary Medicine Vienna
  6. NASA Surface meteorology and Solar Energy Data Set, RETScreen International
  7. 7,0 7,1 История деревни Холодный Ключ (Салкын Чишмә). 2021 елның 24 сентябрь көнендә архивланган. Татары без границ
  8. Холодный Ключ. Заинск на карте
  9. Алексеевка. Tatarica. Татарская энциклопедия
  10. Тюгеевка. Tatarica. Татарская энциклопедия
  11. «Рассвет». // Заинская энциклопедия (гл. редактор-составитель В. С. Малахов). К.: Издательство «Реноме», 1994. – С. 199.