Эчтәлеккә күчү

Генетика

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Генетика latin yazuında])
Генетика
Нигезләнү датасы 1900
Сурәт
Нигезләүче Грегор Иоганн Мендель[d], Хуго Де Фриз[d], Карл Корренс[d] һәм Эрих Чермак-Зейзенегг[d]
Өйрәнелгән тармак геном[d]
Социаль медиаларда күзәтүчеләре 87 661
 Генетика Викиҗыентыкта

Генетика (гр. genesis килеп чыгу) — организмнарның нәселдәнлеге һәм үзгәрүчәнлеге турындагы фән.

Нәселдәнлек — тереклек иясенең буыннар арасындагы морфологик һәм функциональ күчүчәнлекне, шулай ук тышкы тирәлекнең билгеле бер шартларында индивидуаль үсешнең үзенә бертөрле үзенчәлеген тәэмин итүче сыйфат. Нәселдәнлекнең даимилеге бер буыннан икенчесенә билгеле бер нәселдәнлек структураларын тапшыру белән тәэмин ителә. Үзгәрүчәнлек — тереклек иясенең морфофизиологик төзелешендә аерымлыклар булуы яки барлыкка килүе, бу аерымлыклар, я нәселдәнлек структураларының, я индивидуаль үсеш процессындагы бербөтен организмның үзгәрүе өчен, башлангыч материал булып тора.

Гомуми генетика һәм хосусый генетика бар. Гомуми генетика барлык организмнарга хас булган генетик закончалыкларны һәм бу закончалыкларның конкрет чагылышларын өйрәнә.

Хосусый генетика организмнарның теге яки бу төрләренең нәселдәнлеген һәм үзгәрүчәнлеген өйрәнә. Өйрәнелә торган объектларга бәйле рәвештә, хосусый генетика кеше генетикасына, үсемлекләр генетикасы, хайваннар генетикасы, бактерияләр генетикасы, вируслар генетикасына һ.б.га аерыла. Молекуляр, биохимик, популяцион, экологик, физиологик, иммунологик, медицина, ветеринария, радиацион, эволюцион һ.б. Генетикалар гомуми генетиканың мөстәкыйль бүлекләрен тәшкил итәләр. Генетика цитология, эмбриология, эволюцион тәгълимат белән, шулай ук биохимия, биофизика, кибернетика, математика һ.б. фәннәр белән тыгыз бәйләнгән. Ул хайваннар, үсемлекләр һәм микроорганизмнар селекциясенең теоретик нигезе булып тора, медицина һәм ветеринариянең кайбер бүлекләре өчен әһәмияткә ия. Ггенетиканың төп методы — гибридологик метод (бер яки берничә билге буенча аерылып торган формаларны кушылдыру һәм нәселне анализлау). Шулай ук цитологик, биохимик, онтогенетик (эмбриологик), математика-статистик һ.б. методлар да кулланыла.

ДНК фрагменты

Тереклек ияләре ата-аналарының сыйфатларын алу турындагы белемнәр борынгы заманнардан ук авыл хуҗалыгы үсемлекләрен һәм хайваннарын селекция (ясалма сайланыш) ярдәмендә яхшырту өчен кулланылган.[1]. Хәзерге заман генетикасына XIX гасыр уртасында августин монахы Грегор Мендель нигез салган.[2].

Беренче булып «генетика» сүзен маҗар дворяны Имре Фестерик кулланган. Ул үзенең "Табигатьнең генетик кануны" (алман. Die genetische Gesätze der Natur, 1819) хезмәтендә нәселдәнлекнең берничә кагыйдәсен аңлаткан. Аның икенче кануны Мендельнекенә тиңдәш. Өченче канунда ул мутация принципларын өйрәнүгә нигез сала. Шуңа күрә аны Хуго Де Фризның элгәре дип атап була[3].

Мендель хезмәтенә кадәр башка нәселдәнлек теорияләре дә була. XIX гасырда Чарльз Дарвинның 1859 елда басылган "Төрләрнең килеп чыгышы" хезмәтендәге "катнаш нәселдәнлек" теориясе киң таныла. Әлеге китапта затлар ата-аналарыннан билгеләрнең урталыгын ала, дип әйтелә.

Нәселдәнлекнең кушылуы һәр сыйфатны уртачалаштыра һәм, инженер Флеминг Дженкин фикеренчә, табигый сайланыш юлы белән эволюция мөмкинлеген юкка чыгара.

[4]. Ләкин Мендель үз хезмәтендә сыйфатларның кушылмавы мисалларын китерә, димәк, сыйфатлар төрле геннарның катнашмасы белән түгел, ә тезмәләре (комбинацияләре) белән ясалганын дәлилли. Хәзер сыйфатларның кушылуы микъдар эффектлары һәм күп геннарның тәэсире белән аңлатыла.

Яхшы ышаныч тапкан икенче теория - яшәү дәверендә алынган сыйфатларны нәсел бученча тапшыру. Әлеге теория буенча кешеләр ата-аналары тарафыннан беркетелгән сыйфатларны кабул итә. Жан Батист Ламарк белән бәйле бу теориянең дөрес булмавы билгеле, чөнки аерым кешенең тормыш тәҗрибәсе аның балаларына тапшырылучы геннарына тәэсир итми.[5] Шулай да, эпигенетика өлкәсендәге кайбер дәлилләр Ламарк теориянең берничә аспектын тормышка кайтара[6]. Башка теорияләр Дарвинның пангенезисын һәм аның Фрэнсис Гальтон китергән аңлатмасын үз эчләренә алалар.[7]

  1. DK Publishing. Science: The Definitive Visual GuideКалып:Ref-und. — Penguin, 2009. — С. 362. — ISBN 978-0-7566-6490-9.
  2. Weiling, F. {{{башлык}}}(ингл.) // American Journal of Medical Genetics(ингл.) : journal. — Т. 40. — № 1. — С. 1—25; discussion 26. — DOI:10.1002/ajmg.1320400103 — PMID 1887835.
  3. Poczai P.; Bell N.; Hyvönen J. {{{башлык}}}(ингл.) // PLoS Biology : journal. — Т. 12. — № 1. — С. e1001772. — DOI:10.1371/journal.pbio.1001772 — PMID 24465180.
  4. Matthew Hamilton. Population GeneticsКалып:Ref-und. — Georgetown University, 2011. — С. 26. — ISBN 978-1-4443-6245-9.
  5. Lamarck, J-B (2008). In Британская энциклопедия. Retrieved from Encyclopædia Britannica Online 2020 елның 14 апрель көнендә архивланган. on 16 March 2008.
  6. Singer, Emily {{{башлык}}}(ингл.) // Technology Review(ингл.) : magazine. Архивировано из первоисточника 27 гыйнвар 2016.
  7. Peter J. Bowler, The Mendelian Revolution: The Emergency of Hereditarian Concepts in Modern Science and Society (Baltimore: Johns Hopkins University Press, 1989): chapters 2 & 3.
  • Ветеринарная медицина:Русско-татарский энциклопедический словарь / Авт.-сост.: В39 Ф.Набиев, Ф.Кабиров, Г.3.Идрисов, М.X.Харисов; Под общ. ред. Ф.Г.Набиева.— Казань: Магариф, 2010.— 495 с.

Шулай ук карагыз

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]